Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Һәр җыры – ядкәр, васыять» - әдәби – музыкаль кичә.

15 февраль - Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Җырчының 90 еллыгы уңаеннан  “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен «Һәр җыры – ядкәр, васыять» исеме астында әдәби – музыкаль  кичә уздырылды. Биредә укучылар җырчының 70 һәм 75 яше уңаеннан бастырылган “Илхам Шакиров” исемле китаплары белән таныштылар. Әлеге китаплар җырчының иҗат юлын тулысы белән күз алдына китерергә ярдәм итте. Истәлекләр укылды. Җырчы репертуарыннан танылган җырлар бергәләп башкарылды.