Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Память возвращает нас опять в Афганистан» - очрашу

15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгеллеген янәдән искә төшерү максатыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Память возвращает нас опять в Афганистан» исеме астында очрашу үткәрелде. Биредә укучылар  Әфганстан җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән авылдашларыбыз Чуртанов Валерий Павлович, Гаврилов Владимир Михайлович белән очраштылар. Алар  үзләренең чыгышларында сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын,ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлаттылар. Укучылар өчен китап күргәзмәсе эшләде, андагы китаплар белән таныша алдылар.

Чепья авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Ильнур Галеев ветераннарга котлау сүзләрен һәм истәлекле бүләкләр тапшырды