«Татар мирасының бер энҗесе” - әдәби сәгать
«Татар мирасының бер энҗесе” исеме астында әдәби сәгать 8 сыйныф укучылары өчен Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан уздырылды. Укучылар татар галим-этнографы, әдәбиятчы һәм XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук видеоязма аша мәгърифәтченең үзләре өчен таныш булмаган битләрен ачтылар, «Китап-әт-тәрбия» китабыннан үгет-нәсыйхәтләре һәм киңәшләрен укып бергәләп фикер алышуда да актив катнаштылар.