“Туган як! Тик синдә шигырьгә әйләнә йөрәктән чыккан сүзем...” - шигьрият кичәсе
Болынны бизәп торучы чәчәкләр булган кебек, туган якны данлаучы шәхесләр дә бар. Шөкер, районыбыз шагыйрьләргә бай. Тирән эчтәлекле әсәрләр язучы, күңелне баетучы шагыйрь-шагыйрәләребезнең үзебезнең җирлектән булуы аеруча да горурлык. Шагыйрәбез Фәридә Шакирова да шигърият болынын бизәп торучы матур чәчәк кебек. “Туган як! Тик синдә шигырьгә әйләнә йөрәктән чыккан сүзем...” исеме астында шигьрият кичәсе районыбызның яраткан шагыйрәсе Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән узды. Бирегә шагыйрәнең иҗатын яратучы өлкән буын укучылар җыйналды. Шагыйрә укучылар белән иҗатка бәйле һәм тормышында булган кызык та, кайвакыт кызганыч та булган хатирәләре белән уртаклашты, “табадан :гына төшкән” шигырьләре белән уртаклашты. Күп санлы сорауларга җавапларын җиткерде. Кичә җылы һәм рәхәт дулкында үтте.