"Кабатланмас шәхес, кабатланмас иҗат" исеме астында әдәби - музыкаль кичә
Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка 30 гыйнварда 70 яшь тулды. Шул уңайдан "Наз" социаль тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен "Кабатланмас шәхес, кабатланмас иҗат" исеме астында музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында укучылар вакытлы матбугат басмаларындагы язмалар белән таныштылар. Ә инде "Юлын белгән арымас" исемле китабы җырчының иҗат юлын тулысы белән күз алдына китерергә ярдәм итте. Әлеге бәйрәм кунакларына җырчы репертуарыннан танылган җырлардан торган "Көйне таны" уены да тәкъдим ителде. Алар җырларны тиз арада танып алдылар һәм рәхәтләнеп башкардылар.