Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Помним! Гордимся!Ленинград” - китап күргәзмәсенә күзәтү

Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Помним! Гордимся!Ленинград”исеме астында китап күргәзмәсе эшләде.Күргәзмәдә дошман чолганышында калып, ачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичергән  Ленинградның батыр халкы турында сөйләнгән Сергей Алексеевның “Подвиг Ленинграда”, Ольга Бергольцның “Говорит Ленинград”, “Говорят погибшие герои: Предсмертные письма советских борцов против немецко –фашистских захватчиков (1941 – 1945 г) һәм башка китаплар урын алды. Укучыларга күргәзмәдән китаплар тәкъдим ителде.