Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«В кольце, плечом друг к другу» - хәтер сәгате

«В кольце, плечом друг к другу» исеме астында хәтер сәгате 9 сыйныф укучылары өчен узды. Биредә Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләнде. Оборонада катнашучыларның һәм Невадагы шәһәр халкының батырлыгы бер укучыны да битараф калдырмады. Шулай ук әлеге чарада “Краткая история блокады Ленинграда” видео язмасы тәкъдим ителде. Укучыларның белемнәрен ныгыту максатыннан блиц опрос уздырылды.