Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Отечества великий сын"

Драматург, шагыйрь, дипломат – Александр Сергеевич Грибоедовның тууына 15 гыйнвар аенда 230 ел .
Грибоедовның тормышы кыска булса да, бик якты иде, ул әле дә галимнәрдә зур кызыксыну уята. Ә аның “Горе от ума” комедиясе – үлемсез.
Александр Сергеевичның замандашлары аның хакында “Нурлы аңлы, Ватанына карта тирән мәхәббәтле һәм олы талантлы" диләр. "Ул бик акыллы иде”, - дип искә алды П.А. Вяземский. А.С. Пушкин да аның хакында: “Ул Россиядәге иң акыллы кешеләрнең берсе” дигән. Грибоедов бөек комедия авторы гына түгел, ә танылган оратор, дипломат һәм шулай ук популяр вальс иҗат итүче композитор буларак та билгеле.
Авторның китаплары белән танышырга китапханәбездә көтеп калабыз