«Чудный вечерок на старый Новый год» - театральләштерелгән тамаша
“Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен «Чудный вечерок на старый Новый год» исеме астында театральләштерелгән тамаша уздырылды. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы күңелле уеннар оештырдылар, күчтәнәчләр өләштеләр. Күңелле лоторея билетында һәрбер кеше катнашып, матур бүләкләр оттылар. Матур итеп җырладылар, биеделәр. Әлеге бәйрәм чарасында һәрбер кеше рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Чара ахырында укучыларга китаплар тәкъдим ителде.