«Яшел чыршы тирәсендә” - театральләштерелгән тамаша
«Яшел чыршы тирәсендә” исеме астында театральләштерелгән тамаша өлкән буын укучылары өчен үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызы әлеге бәйрәмнең төп кунаклары булдылар һәм тамашачы дусларны бәйрәм белән белән котлап төрле күңелле уеннар уздырдылар.
Биредә шулай ук иске елга нәтиҗә ясалды, иң актив китап укучылар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Лоторея билеты уенында да беркем дә бүләксез калмады. Җыр – бию, уен – көлке белән үрелеп барган тамаша залдагы һәркемнең күңеленә хуш килде.