«Новогодние чудеса»
«Новогодние чудеса» исеме астында театральләштерелгән тамаша мәдәният йортында авыл китапханәсе хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре белән берлектә үткәрелде. Кыш бабай һәм Кар кызыннан кала шаян – үткен әбиләр, Убырлы Карчык, полицицский, чегән кызы кебек әкияти геройлар да бар иде. Күңелле тамаша залдагы һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә лотерея - күпләрнең көтеп алган, кичәнең иң кызык мизгелләренең берсе. Яңа ел кичәсеннән бүләксез китүче аз иде