Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Ерак гасырларга җитәрлек иҗат”

“Ерак гасырларга җитәрлек иҗат” исеме астында китап күргәзмәсе Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан эшләде.Китап күргәзмәсе алдында укучыларга күзәтү ясалды. Әлеге күргәзмә аша  Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы озын вә гаять тә катлаулы булып, анда татар халкының тулы бер гасырны эченә алган тарихи яшәеше, язмышының кискен борылышлары, рухи дөньясын биләгән өмет-хыяллары, сөенеч-шатлыклары, кичергән фаҗигаләре белән танышырга мөмкин булды.