Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Забавы у Новогодней ёлки”

Яңа ел - иң тылсымлы, могҗизалы, иң көтеп алынган һәм бөтен кешенең дә яраткан бәйрәме.“Забавы у Новогодней ёлки” исеме астында Яңа ел күңел ачу программасы “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы укучылар өчен үткәрелде. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы кунакларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар. Шулай ук әлеге бәйрәмгә шаян Дракон да килгән иде. Ул биредә  уеннар һәм күңелле конкурслар оештырды. Чыршы тирәли Яңа ел җырлары җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр. Әлеге бәйрәм чарасыннан берәү дә бүләксез китмәде.