Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Йөрәк җылысы – сезгә бүләгем” - әдәби кичә

Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу да  бик мөһим. «Наз” тернәкләндер үзәгендә уздырылган “Йөрәк җылысы – сезгә бүләгем” исеме астында җылы очрашу шуның ачык мисалы булды.  Әлеге кичәдә Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, Чулпан Габделганиева, Рөстәм Нәбиевларның тормыш һәм иҗатлары белән таныштырылды. Шигырьләр, китаплардан өзекләр укылды.