«ВИЧные истины”
1 декабрь – Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул максаттан, китапханәбез аккаунтында «ВИЧные истины” исеме астында видеязма тәкъдим ителде. Әлеге видеороликта сүз СПИДның кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты белән янаучы глобаль эпидемия булуы хакында иде.