Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Әни назы җирдә мәңгелек" - әдәби музыкаль кичә

Иң кадерле, матур бәйрәм - Әниләр көне  уңаеннан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы Әниләр хөрмәтенә "Әни назы җирдә мәңгелек" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырылды.  Кичә матур теләкләр, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм тарихы белән танышып, әниләр турында шигырьләр әсәрләр искә төшерелде.

Әниләр үзләренең матур истәлекләре белән уртаклаштылар, матур җырларын  бүләк иттеләр. Әниләргә дан һәм мәдхия җырлаган бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.