"Сиңа әйтер изге теләкләрем..." исеме астында әдәби музыкаль кичә
"Сиңа әйтер изге теләкләрем..." исеме астында әдәби музыкаль кичәгә китапханәгә актив йөрүче Әниләр чакырылды. Кичә барышында әниләребезгә чын йөрәктән шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Хатирәләр яңартылды. Кеше тормышында зур урын алып торган әниләр темасы әдипләребез иҗатында да зур урын бирелгәне бу кичәдә тагын бер кат чагылыш тапты. “Әни" диеп типсен һәрбер йөрәк" исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.