Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Права знай, обязанности соблюдай» -хокукый турнир

20 ноябрьдә бөтен дөньяда Халыкара балалар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан 8 сыйныф укучылары өчен «Права знай, обязанности соблюдай» исеме астында хокукый турнир уздырылды. Биредә укучылар  бала хокуклары турындагы белемнәрен ныгыттылар, әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үз хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.