«О чем может рассказать фотография» - профориентацион сәгать
«О чем может рассказать фотография» исеме астында профориентацион сәгать Пушкин картасы кысаларында 8 сыйныф укучылары өчен үтәрелде. Әлеге чарага гомерен фотография белән бәйләгән, тирә – юнгә танылган фотограф Камалов Илсур Мансур улы чакырылды.
Безнең заманда фотограф хезмәте бик тә абруйлыга әйләнеп бара. Кемдер – цифрлы фотоаппарат белән, кемнәрдер смартфон, айфон, айпад кебек замана техникалары белән төшерә фотога. Ничек төшерсәң, матуррак, тәэсирлерәк булачак соң? Фотограф булып эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк – шушы һәм башка күп төрле сорауларга җавапны укучылар әлеге мавыктыргыч кичәдә ала алдылар.