Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Конституция – халкым горурлыгы” - китап күргәзмәсенә күзәтү

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне  билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә “Конституция – халкым горурлыгы” дип исемләнгән китап  күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәгә “Татарстан Республикасы Конституциясе”, Татарстан: в единстве сила”, “Татарстан – минем ватаным” һәм Респуликабыз тарихына багышланган башка китаплар белән тулыландырылды. Күргәзмә янында укучылар өчен әңгәмә үткәрелде.

Китапханә аккаунтында Татарстан Конституциясе көне уңаеннан видеоязма тәкъдим ителде.Әлеге язмада бәйрәмнең әһәмияте, ТР Конституциясе төзелү тарихы, аның структурасы, шулай ук Татарстан Республикасы гражданнарының Конституциядә язылган төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләнде.