Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“Дуслык – безнең тормыш бизәге” - әдәби – музыкаль кичә

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен “Дуслык – безнең тормыш бизәге” исеме астында әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Биредә әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләнде, бәйрәмдә катнашучылар белән әңгәмә оештырылды. Төрле телләрдә бердәмлек турында матур җырлар, шигырьләр яңгырады.