«Мираж и действительность» - китап күргәзмәсенә күзәтү
Бүгенге көндә наркоманиянең нинди зур афәт, кеше тормышы өчен чын фаҗига булуын күпләр аңлый. Кызганыч, наркотикларны таратучылар, сатучылар һәм аларны кулланучылар саны гына кимеми. Алай гына да түгел, яшүсмерләрне һәм яшьләрне упкынга тартучы бу агуның төрләре дә артып тора.
Әлеге проблеманы истә тотып, «Мираж и действительность» исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Цитата итеп “Не отнимай у себя завтра” сүзләре язылды. А. М. Биредә Карповның “Самозащита от наркомании», А. Данилин «Как спасти детей от наркотиков», В. Козлов «Руководство по спасению наркомана, или краткий курс выживания», Коробкина, Попова «Профилактика наркотической зависимости у детей и молодёжи» китаплары, «НаркоНет» журналлары тәкъдим ителде. Шулай ук сәламәтлеккә игътибарны күбрәк юнәлтү максатыннан Сандерс “Идеальные диеты», Лаптев «Закаливайтесь на здоровье», Лещинский «Берегите здоровье» китаплары һәм “ЗОЖ”, “Веста здоровье”, “Здоровье” газет – журналларыннан да укучылар үзләренә кирәкле мәгълүмат ала алдылар.