"Здоровое утро золотого возраста"
"Здоровое утро золотого возраста" исеме астында әдәби – спорт сәгате “Наз” тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханә укучылары өчен үткәрелде. Әлеге чара ике өлештән торды. Беренче өлешендә укучылар сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар белән таныштылар. Шулай ук әлеге чарада катнашучылар үзләре дә нинди дару үләннәреннән төнәтмәләр ясау һәм бу төнәтмәләр нинди авыруларга каршы булыша – шулар хакында кызыклы, үтемле фикерләре белән дә бүлештеләр. Ә инде чараның икенче өлешендә укучылар ике командага бүленеп спорт уеннарында актив катнаштылар. Командалар бу уеннарда үзләренең тапкырлыкларын да, җитезлекләрен дә, команда рухын да күрсәтә алдылар.