«Интересные и полезные страницы сети интернет»
Билгеле булганча, Интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар биредән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала. Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Укучылар әлеге сорауга«Интересные и полезные страницы сети интернет» - дип аталган презентация карап үткәннән соң җавап таба алдылар. Презентация барышында Интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар турында мәгълүмат тапшырылды.