“Моңсу көзләргә ямь өстәп” – әдәби - музыкаль кичә
Халыкара өлкәннәр көне – безнең өчен күп эшләр эшләгән буынга мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер кат белдерү көне.
Әлеге максат белән Чепья ял паркында матур бәйрәм оештырылды. Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Газизуллович өлкәннәребезгә җылы, матур теләкләрен җиткерде.
Шулай ук бәйрәмнең олы мәртәбәле кунаклары - Чутай авылыннан Гөлзифә апа һәм Рәис абый Нәҗиповлар булды. Гөлзифә апа туку эше белән шөгыльләнә. Ул үзенең эшләре белән районда гына түгел, Республикабызда да танылган хөрмәтле кешебез. Әлеге бәйрәмгә.дә Гөлзифә апа туку станогы белән килде. Үз эшенең остасы бик матур итеп яраткан шөгыле турында сөйләде.
Мәдәният йорты коллективы тарафыннан матур концер программасы тәкъдим ителде.
Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмыйча, тамашачылар күңелендә бик күп җылы тәэсирләр калдырды