"Йөрәк җылыбызны кушып"
1 октябрь көнне өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту - безнең олы бурычыбыз. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан ветеран китапханәчеләребезне һәм башка ветеран укучыларыбызны өйләренә барып бәйрәм белән котлау оештырылды. Бүләкләр тапшырылды.