Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Татарстан җире – дуслык иле» - әдәби музыкаль кунакханәдә

Тарстан җире – ул дуслык иле, янәшебездә төрле милләт халкы дус тату, бер – берсенә ярдәмләшеп яши. “Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен  «Татарстан җире – дуслык иле» исеме астында уздырылган әдәби музыкаль кунакханәдә моның ачык мисалын күрергә мөмкин булды. Әлеге очрашу ике өлештән торды. Беренче өлеше терроризм,экстремизмның куркынычы, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм һәм терроризмга юл куймау турында сүз алып барылды ә  икенче өлешендә исә татар, рус, удмурт телләрендә шигырьләр сөйләнде, җырлар башкарылды. Дуслык турында мәкальлләр искә төшерелде.