Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Город Ангелов» - хәтер сәгате

«Город Ангелов» исеме астында хәтер сәгате 8 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Әлеге чарада укучылар терроризм, террорист төшенчәләре белән танышты, куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерелде, әңгәмә уздырылды.  Көньяк Осетиядә  булган Беслан фаҗигасенә багышланган видеоязма тәкъдим ителде. Белемнәрен ныгыту максатыннан укучыларга биремнәр бирелде. Әлеге биремнәргә бергәләп җаваплар табылды.