“Алтын көз – 2024”
30 август Республика көне. Районыбыз халкы әлеге олугъ бәйрәмне күтәренке кәеф, матур хезмәт күрсәткечләре белән каршы ала. Республика көне уңаннан “Балтач” үзәк ял паркында оештырылган “Алтын көз – 2024” күргәзмәсендә авылыбыз китапханәсе укучылары - 4 гаилә катнаштылар. Алар үз бакчаларында үстергән яшелчәләрдән, чәчәкләрдән матур композицияләр, букетлар эшләделәр.