Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Ике йөрәк ике яр, икесе дә гашыйклар” - китапханә утырмасы

15 майда - табигатьнең яшеллеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә бәйрәме бәхетле булуның һәм узара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан китапханәгә актив йөрүче гаиләләр белән «Ике йөрәк ике яр, икесе дә гашыйклар” дип исмләнгән кичке китапханә утырмасы уздырылды.  

Биредә бәйрәм тарихы турында әйтелеп кителде, укучылар яратып өлгергән язучылар З.Кадырова, Г.Галимуллина, Р.Габделхакова һ.б. китапларыннан гаилә тормышына кагылышлы һәм шул ук вакытта тетрәндергеч вакыйгаларны тасвирлаучы өзекләр укылды. Сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы гаиләләр үзләренең бәхетле яшәү серләре, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Гаиләләр арасында кызыклы конкурслар узды. Матур эчтәлекле шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган әлеге кичә җылы мөгалләмәдә үтте.