Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Экодесант"

Тирә-юнебезне кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту чоры башланды. Игътибар итәсездер, нәрсәләр генә юк әйләнә-тирәбездә: шешәләр, пластмасс савытлар, тәмәке каплары, төрледән-төрле пакетлар...
Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Экодесант" республика акциясенә кушылдык. Су буйлары, чишмә яннарын көчебездән килгән кадәр чистарттык.
Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк, җиребезне чүпләмик, чиста тотыйк!