“Ерак тарихыбызга юл сузучы” - китап күргәзмәсенә күзәтү
Язучы-публицист Вахит Имамов тууына 70 ел тулу уңаеннан “Ерак тарихыбызга юл сузучы” исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Биредә «Җидегән» повестьлар һәм романнар җыентыгы, «Утлы дала» эпик әсәре, «Тозлы яра» романы һәм авторның татар һәм рус телләрендәге башка эшләре тәкъдим ителде. Күргәзмә алдында укучыларга әңгәмә уздырылды, китаплар тәкъдим ителде.