«Жемчужины духовной сокровищницы» - видео-лекторий
14 март - Православие китабы көне һәм Русиядә китап бастыра башлау көне. Әлеге истәлекле көн уңаннан 8 сыйныф укучылары өчен мәдәният йорты белән берлектә «Жемчужины духовной сокровищницы» исеме астында видео-лекторий үткәрелде. Укучыларга беренче Православие китабы барлыкка килү тарихы һәм аны оештыручы Иван Федоров, православие язучылары турында мәгълүмат бирелде. Гурий чиркәве каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбеннән Филиппова Алиса Юрьевна әлеге мәктәпнең эшчәнлеге һәм шәхси китапханәсннән булган дини китапларга күзәтү ясады. «Русьтә китап бастыру» дигән слайд-фильм күрсәтелде. Чараның өстәмә өлеше булып православие әдәбиятының «Рухи китаплар» күргәзмәсе торды. Әлеге чараның максаты-укучыларның игътибарын православие китабына һәм китап укуга, рухи зирәклек чыганагы буларак укуга җәлеп итү иде.