Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Мәхәббәтнең яше юк" - әдәби - музыкаль кичә

 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде.  Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Әлеге максаттан һәм 14 февраль гашыйклар көне уңаеннан урта һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен "Мәхәббәтнең яше юк" исеме астында әдәби - музыкаль кичә уздырылды.

Мәхәббэт- ул ике яшь, юк яшь кенә тугел төрле яшьтәге кешеләрнең йөрәкләренең бер-берсенә бәйләнгәнлеге. Һәм бу бәйлелек гомер буена һәм бары тик ике йөрәк арасында гына була алуына кичәбезгә килгән парлы гаиләләр матур итеп күрсәтә алдылар. Язучыларның мәхәббәткә багышланган әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр  укылды.  Кичә матур җырлар, уен - көлке,  конкурслар белән үрелеп барды.