«Сыны Отечества, освободившие Россию» - хәтер сәгате
Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. «Сыны Отечества, освободившие Россию» исеме астында хәтер сәгате ике өлештән торды. Әлеге истәлекле көн мәктәп укучылары, музей, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды. Беренче өлеше “Халыклар дуслыгы”музеенда узды. Биредә әлеге истәлекле көннең тарихы, әһәмияте турында сөйләнде, “День неизвестного солдата» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, укучылар белән әңгәмә корылды. Икенче өлеше һәйкәл алдында мәктәп укучылары, музей, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Билгесез солдат истәлегенә веноклар куелды.