“Куларыннан гөлләр түгелә” - кул эшләреннән күргәзмә
Һәр кеше матурлык ярата. Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Осталар үз куллары белән гүзәллек булдыралар. Авылда кул эшләре осталары күп. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана. Әлеге матурлыкны башкаларга да күрсәтү максатыннан китапханәдә “Куларыннан гөлләр түгелә” исемле кул эшләреннән күргәзмә эшләде. Тасмалар белән чигелгән искиткеч чәчәк букетлары, картиналар, бәйләгән салфеткалар һәм башкалар.