"Яшибез без туган җиребездә бар халыклар белән берләшеп"
Бердәмлек көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.
Чагыштырмача яшь булган бәйрәмне без 2005 елдан алып билгелибез.
Әлеге бәйрәмне каршылап һәм “Сәнгать төне – 2023 “ акциясе кысаларында
"Наз"тернәкләндерү үзәгендә "Яшибез без туган җиребездә бар халыклар белән берләшеп" исеме астында әдәби - музыкаль кичәсе узды.
Кичәдә катнашучыларга әлеге бәйрәм тарихы турында аңлатылып үтелде һәм авылыбызның төрле милләт халкы көйләре, җырлары, шигырьләре тәкъдим ителде, күмәк уеннар үткәрелде.