"История терроризма в художественной литературе” –видеоязма
Әдәбият белән җәмгыять һәрвакыт бер юнәлештә бара, чөнки матур әдәбиятта халыкны кызыксындырган, борчыган проблемалар күтәрелә, аларның тормышы көнүзәк тема буларак чагылдырыла, халык геройлары, аларның характер сыйфатлары әдәби образларда бирелә. Шуңа күрә тарихтагы терроризм кебек куркыныч вакыйгалар, террорчылар турында матур әдәбиятта да һичшиксез бар. Бу бигрәк тә тарих, тарихи вакыйгалар чагылыш тапкан әсәрләрдә. Әлеге көнүзәк проблеманы күрсәтү максатыннан ВК эш аккаунтында "История терроризма в художественной литературе” – исеме астында видеопрезентация тәкъдим ителде.