«Библиотека - За культуру мира, ПРОТИВ терроризма" - мәгъүлүмат сәгате
«Библиотека - За культуру мира, ПРОТИВ терроризма исеме астында мәгълүмат сәгате “Наз” тернәкләндерү үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды. Әлеге чара ике өлештән торды. Беренче өлешендә укучылар нәрсә ул терроризм, аның төрләре, максатлары, дөньяда кылынган террорчылык актлары турында һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклау һәм көтелмәгән ситуациядә ориентлаша белү өчен нинди мәгълүматләрне белергә кирәклеге аңлатылды, брошюралар бирелде.
Чараның икенче өлеше дуслыкка, бердәмлеккә багышланган җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барылды.