Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Көйгә салынган юллар" - әдәби музыкаль кичә

“Наз”халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен шагыйрь Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган “Көйгә салынган юллар” дип исемләнгән  әдәби – музыкаль кичә узды. Биредә Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат сәхифәләре  күздән кичерелде, авторның шигырьләре укылды. 300ләп җыр авторы булган Роберт Миңнуллин сүзләренә башкарган җырлар, Нурҗихан Ишмуратованың гармун моңнары кичәне тагын да җылырак, тәэсирлерәк итте.