Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Электронный век библиотек» - компьютер дәресләре

Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ярдәм кирәк. Шуны исәптә тотып өлкән буын өчен компьютер серләре өйрәтелә. «Электронный век библиотек» исеме астында компьютер дәресләре өлкән укучылар өчен уздырылды. Биредә өлкәннәргә интернетка кереп аралашу,  өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләр түләү, газета-журналларга языла алу мөмкинчелеге турында сөйләнде.