Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

“День наполнивший скорбью» - китап күргәзмәсенә күзәтү

Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә.

“День наполнивший скорбью» исеме астында китап күргәзмәсе сугыш башлануның 82 еллыгына багышланды. Хәзерге заман китап укучылары яшьтәшләренең – сугыш чоры балаларының ничек иртә үсеп җиткәнне, ачлык-ялангачлыкка түзеп, әниләрнең һәм апаларның яклаучылары һәм туендыручылары булганны, тылда һәм партизан отрядларында дошман белән сугышканнарын, Ватаныбызны саклап, батырларча һәлак булганнарын искә төшерү максатыннан  эшләнде. Күргәзмә алдында яшь буын укучылары өчен әңгәмә уздырылды, китаплар тәкъдим ителде.