«Его перо любовью дышит» - әдәби кичә
“Наз” тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы укучылар республикакүләм “Пушкин нон – стоп” акциясендә катнаштылар. Биредә алар өчен «Его перо любовью дышит» исеме астында әдәби кичә уздырылды. А.С.Пушкин турында кызыклы мәгълүматлар бирелде. Укучылар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләреннән өзекләр укыдылар, романслар башкардылар.