Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

«Гаделлек җырчысы” - китап күргәзмәсенә күзәтү

 Татар язучысы Марат Әмирхановның 90 яше уңаеннан «Гаделлек җырчысы” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Биредә язучының  сайланма әсәрләре,”Олуг Мөхәммәд”, “Казан йорт”, “И кылган догам минем” китаплары һәм “Казан утлары” журналлары тәгъдим ителде. Укучыларга күргәзмә алдында күзәтү ясалды.