“Мәзәкчеләр мәҗлесендә” - күңел ачу программасы
1 апрель – Көлке көне уңаеннан “Мәзәкчеләр мәҗлесендә” исеме астында “Наз” тернәкләндерү үзәге укучылары белән күңел ачу программасы оештырылды.Әлеге күңел ачу чарасында Клоун катнашып, укучыларга кызыклы сораулар бирде, табышмакларга җаваплар эзләтте, мәзәкләр сөйләде.