Ципьинская сельская библиотека - филиал № 1

"Знать чтобы не оступиться" - презентация

БМО карары белән гамәлгә кергән бу дата 1987 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлбәттә, әлеге проблема турында бер көн генә түгел, ә даими сөйләнелә, күп чаралар уздырыла. Бүгенге көндә наркоманиянең нинди зур афәт, кеше тормышы өчен чын фаҗига булуын күпләр аңлый. Кызганыч, наркотикларны таратучылар, сатучылар һәм аларны кулланучылар саны гына кимеми. Алай гына да түгел, яшүсмерләрне һәм яшьләрне упкынга тартучы бу агуның төрләре дә артып тора. Әлеге проблеманы истә тотып, китапханә аккаунтында "Знать чтобы не оступиться" исеме астында презентация тәкъдим ителде.