"Бар шундый бер Батулла" - күргәзмәгә күзәтү
Язучы Рабит Батулланың 85 яше тулу уңаеннан китапханәдә "Бар шундый бер Батулла" -исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә алдында күзәтү ясалды. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән китаплар арасында әкиятләр, хикәяләр һәм юмор әсәрләре бер укучыны да игътибарсыз калдырмады.