"От года учителя - к веку образования" - күргәзмәгә күзәтү
Укытучылар һәм остазлар елына карата “От Года учителя – к веку образования” исеме астында китап күргәзмәсе китапханәбезнең барлык укучылары өчен эшләде. Россиядә педагогикага фәнни карашның нигез салучысы Константин Дмитриевич Ушинскийның, совет педагогы һәм язучысы Антон Семенович Макаренконың, совет педагогы, балалар язучысы, баланың шәхесен тануга нигезләнгән педагогик система булдыручысы Василий Александрович Сухомлинский, Биктимированың “Ступени образования до Сорбонны”, Хафизовның “Культурно – просветительская деятельность татарской интеллигенции», «Педагогические династии РТ”, М. Мөхәммәтҗановның “Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр”китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә укытучы образын ачкан Г. Бәшировның “Туган ягым яшел бишек”, М. Мәһдиев “Фронтовиклар”, М. Әмирхановның “Тәкъдир» һәм башка китаплар урын алды. Укучыларга күргәзмә алдында күзәтү ясалды.