“Җир шарының ак бәхете өчен яратылган җәүһәр, алтын сез” - күңел ачу кичәсе
Китапханәбездә гүзәл затларыбыз хөрмәтенә “Җир шарының ак бәхете өчен яратылган җәүһәр, алтын сез” исеме астында музыкаль күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә китапханзбезнең актив китап укучы ханымнары, инвалид бала тәрбияләүче аналар чакырылды. Әлеге бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизуллович та катнашып, үзенең матур теләкләрен җиткерде. Гүзәл ханымнарны котлап җырлар яңгырады, шигырьләр укылды. Күңел ачу кичәсе командалар арасында конкурс рәвешендә дәвам итте. Командалар үзләрен төрле конкурсларда сынадылар: ”Иң оста җырчы команда”, “Әдәби викторина”, “Супер табышмакларга җаваплар”, “Аш – су осталары” кебек биремнәрдә катнаштылар. Ике команда да сынатмады.Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.