«Наши истоки. Читаем фольклор» халыкара акциясе
21 февральдән 25 февраль аралыгында
«Наши истоки. Читаем фольклор» халыкара акциясе уздырыла. Әлеге акциягә кушылып 8 сыйныф укучылары белән “Будем песни распевать, в игры разные играть” – исеме астында фольклор кичәсе уздырылды. Чарада укучылар бик актив катнаштылар. “Мәкальне дәвам ит”, “Табышмакка җавап тап”, әкиятләр буенча сорауларда үзләренең аң – белемнәрен күрсәттеләр. Җырлы – биюле уеннарда да бик теләп катнаштылар.